Казанда татар мөселман зыялысы, журналист Фәрит Батыршин белән хушлаштылар

21 август көнне Татарстан башкаласының "Казан нуры" мәчетендә тәҗрибәле журналист, татар мөселман зыялысы Фәрит Батыршинның җеназасы узды. Мәрхүм Яңа бистә зиратында җирләнде.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 21. Фото:Вәсилә Рәхимова

Фәрит Батыршин 1963 елда туган, нәсел тамырлары Татарстанның Чистай районына барып тоташа. Озак еллар дәвамында Батыршин "Молодежь Татарстана" газетасында эшли. 1990 нчы елларда Ислам дине буенча белем ала, дин аның тормыш рәвешенә әйләнә. Республикада эшли башлаган күп кенә мөселман матбагалары белән хезмәттәшлек итә, шул исәптән Islam Today сайтында эшли.

Татарстанда Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте чыгара торган "әс-Сәлам" газетасының татарчасы нәшер ителә башлагач, Фәрит Батыршин аның мөхәррире буларак итеп билгеләнә.

Күп еллар элек булган фаҗигале хәлдән соң Фәрит әфәнденең сәламәтлеге нык какшый, күп айлар буена ул хастаханәдә дәвалана. Аллаһу Тәгаләгә гыйбадәт, Ислам юлында хезмәт итүеннән көч алып, шулар белән рухланып кына, ул бу көнгә кадәр яши алды, диләр мәрхүмнең туганнары.

Җеназа намазына Батыршинның якын туганнары, хезмәттәшләре килгән иде, шулар арасында Рөстәм хәзрәт Батров, танылган журналистлар Ренат Билалов, Хәмзә Мөхәммәтҗан, Альфред Мөхәммәтрәхимов, рәссам Рөстәм Хуҗин вә башкалар бар иде.

Рәсемдә: уңнан икенче мәрхүмнең әтисе Рунар, хәләл җефете Рима, бертуган апасы Роза, кызы Наилә.

Вәсилә Рәхимова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе