
Элекке карарда ул 9 июльдә узачак дип язылса, яңасында 28 майга күчерелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 4 декабрендәге "Сабантуй татар халык бәйрәмен уздыру турында"гы карарына үзгәрешләр кертте. Әгәр әлеге карарда Сабантуйны 2016 елның 9 июлендә уздыру планлаштырылса, яңа фәрман нигезендә, ул 28 майда үтәчәк. Бәйрәмнең ни сәбәпле күчерелүе тәгаенләнми.
Районнарда Сабантуй 4-5 июньдә үтәчәк дип хәбәр итте "Азатлык.орг".