“Хузур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, аудионы яздыру Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле шәех Хәсән Хәдия күзәтчелегендә алып барылган.
“Без әлеге эшнең мөһимлеген бик яхшы аңлыйбыз. Һәр язма җентекләп кабат-кабат тикшерелде. Аудиоязма һәр мөселманга файда китерер, мөгаллимнәргә эшләрендә ярдәмлек булыр, күңелләребезгә Коръән сүзләрен җиткерер”, - диде Ришат Хәмидуллин. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.