
Әлеге эшне оешмада булган артык кәгазьләрне тапшырыру нияте белән генә башлаган идек, ә инде социаль челтәрләрдә, нәзарәт сайтында игълан язгач, хәйран гына кеше макулатура китерде. Инде акцияне рамазан ахырынарак тагын уздыру ниятләнә”, - дип уртаклаша нәзарәт хезмәткәрләре.
Шулай ук кичә нәзарәт бинасында акция активистларын бүләкләү тантанасы узды. Нәзарәттән хәбәр итүләренчә, анда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге вәкилләре катнашкан. Шундый акция оештыру макулатура җыю чималның янә файдаланылышка керүенә һәм яшь буында табигатькә карата сакчыл караш булдыруга этәргеч булса иде, дип йомгаклады сүзен Рөстәм хәзрәт. Ул бу эшнең, хәйрия чарасы булудан тыш, шушы уңай ягы да булуын азсызыклады.