
Чарага миграция хезмәте, дини һәм милли оешмалар вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Шулай ук анда төрле уку йортларында белем алучы яшьләр катнашуы көтелә.
ТҖ МДН яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин сүзләренә караганда, әлеге сөйләшүне үткәрүнең максаты миграциягә, милләтара мөнәсәсбәтләргә һәм радикаль агымнарга каршы торуга бәйле сорауларга җавап эзләү булып тора.
Чара иртәнге унда башлана, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте сайты.
Чыганак: "Татар заманы"