Әлеге проектны Пушкин музее белән РФ Саклык банкы бергәләп тормышка ашыра. Экспозициядә музей җыелмасындагы дөньякүләм билгеле сәнгать әсәрләре сурәтләнгән тактиль картиналар куелган. Картиналар инновацион технология буенча күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен ясалган. Күзләре күрә торган кешеләр исә, кара күзлек киеп, картиналарны капшап карап, бөтенләй күрмәүчеләрнең хис-кичерешләрен тоя алачак.
Моңарчы бу кешеләр рәсем сәнгате җәүһәрләре белән скульптура, архитектура фрагментлары, декоратив-гамәл сәнгать предметлары аша гына таныша ала иде.
“Видеть невидимое” дип исемләнгән күргәзмә беренче тапкыр 13 ноябрьдә - Бөтендөнья күрмәүчеләр көнендә Пушкин исемендәге дәүләт рәсем сәнгате музеенда ачылган иде. Хәзер бу тәҗрибә федераль дәрәҗәдә тарала. Казанда экспозиция 2017 елның 30 мартына кадәр барачак дип хәбәр итә http://inde.io.