Аерым алганда, 14.00дән 15.20гә кадәр Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге, аннан соң сәгать 17.00гә кадәр Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры Сергей Марков катнашында семинарлар үткәрү ниятләнә.
Искәртеп үтик: “Күп төсмерле Россия” VIII Бөтенроссия журналистлар ачык конкурсы, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итү, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уяту максатыннан, 2006 елдан оештырыла. Аны, ТР җитәкчелеге ярдәме белән, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге гамәлгә куйган. 2014 елдан конкурс “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” программасы кысаларында үткәрелә.
Быел конкурста катнашуга 11 номинация буенча Россиянең 35 төбәгеннән 750дән артык хезмәт кабул ителгән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы шулай ук иртәгә 19.30да “Корстон” комплексында була, диелә конкурсны оештыручылар хәбәрендә.
Призлы урыннар алучыларга 25 мең сумнан 130 мең сумга кадәр ( 25, 35, 50, 70, 130 меңәр сум) акчалата бүләк каралган һәм җиңүчеләр билгеле. Гран-при иясенә исә 598 310 сум бүленгән. “Татар-информ”