Казанда яшьләр өчен татарча проектлар ярминкәсе уза

4-5 декабрь көннәрендә Казанның 2 нче лицей-интернатында “Татарча проектлар ярминкәсе” уза. Әлеге чара мәктәбебездә икенче тапкыр үткәрелә, ди оштыручылар.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 04

4-5 декабрь көннәрендә Казанның 2 нче лицей-интернатында “Татарча проектлар ярминкәсе” уза. Әлеге чара мәктәбебездә икенче тапкыр үткәрелә, ди оштыручылар.

"Татарча проектлар ярминкәсе" – мәктәп укучыларын татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә җәлеп иткән, татар телен заманча тормышта кулланылышын арттыруга юнәлгән чара. Ул уку процессында һәм укудан тыш вакытта укучылар әзерләгән кызыклы проектлар-эшләрне тәкъдим итү ярминкәсе, чарасы булып тора.

Күрсәтеләчәк проектлар арасында Android операцион системалы смартфоннар өчен берничә татарча кушымта (татар телендә уеннар, балалар өчен татар телен өйрәнү әсбабы), татар телендә төгәл фәннәр турында сөйләгән “Кызык-мызык физик” һәм табигать фәннәре турында сөйләгән “Җәгърәфия” журналлары, татар телендә өстәл уеннары, смартфоннар һәм планшетлар өчен яраклы электрон китаплар китапханәсе, видеодәресләр, инглиз телен татар теле аша өйрәнү әсбаблары һәм башка бик тә кызыклы проектлар күрсәтеләчәк. Аларның барысы да татар телен үстерү, аның кулланылышын арттыруга юнәлгән.

Шулай ук ярминкә дәвамында узган елгы проектлар да тәкъдим ителәчәк. Мисал өчен, киң танылган “Counter Strike” уенының татарчага тәрҗемәсе, “Монополия” өстәл уенының татарчасы, ридерлар өчен татар язучылары-шагыйрьләре белән экраны һәм башка проектларны күреп булачак.

Шимбә көнне ярминкәгә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның килүе көтелә.
Intertat.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе