Казан мэры Илсур Метшин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Без барлык проблемаларны да, шәһәр һәм район прокурорлары белән киңәшеп, закон ягыннан чыгып чишәбез, ди Казан башлыгы

БӘЙЛЕ
2016 Янв 12

Бүген Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел ул Россия прокуратурасы институтына нигез салынуга 294 ел белән туры килгән. Хокук саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин котлады. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов та катнашты, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

“Сезнең төп бурычыгыз – законнарны катгый үтәп, җәмгыять файдасы өчен хезмәт итү, - дип мөрәҗәгать итте прокуратура хезмәткәрләренә И.Метшин. – Универсиадага әзерлек чорында сез үзегезнең профессионализмыгызны расладыгыз. Күп кенә күрсәткечләр буенча республика башкаласы илдә лидер булып тора, һәм монда сезнең өлешегез бик зур, нәкъ менә сез тиешле эш дәрәҗәсен күрсәтеп киләсез. Без барлык проблемаларны да, шәһәр һәм район прокурорлары белән киңәшеп, закон ягыннан чыгып чишәбез. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм сезгә тыныч, бәхетле тормыш, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим”, диде Казан мэры.

Россия прокуратурасы инде 300 елга якын закон һәм хокук тәртибе сагында тора. Сергей Старостин сүзләренә караганда, ТР прокуратурасы Россия прокуратурасы системасында лаеклы урын алып тора, моны исә эшнең яхшы нәтиҗәләре дә раслый. Әйтик, узган елда гына да гражданнардан килгән 100 меңнән артык шикаять каралган, 40 меңнән артык җинаять эше тикшерелгән, хөкем карары белән 12 мең җинаять эше судка җибәрелгән. “Республика прокуратурасы системасында Казан шәһәре прокуратурасы аерым билгеләп үтүгә лаек. Бу – бөтен республика прокуратурасының ярты эше диярлек. Татарстан башкаласында хезмәт итүчеләр халык мәнфәгатен кайгырту максатыннан күп эш башкаралар”, - дип билгеләп үтте С.Старостин.
"Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе