Казан мэры Илсур Метшин православие динендәге казанлыларны Раштуа белән котлады

Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, дип таный мэр

БӘЙЛЕ
2016 Янв 06

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин православие динендәге казанлыларны Христос тууы белән котлады.

“Чын күңелдән православие динендәге казанлыларны Раштуа белән котлыйм!

Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра.

Әлеге бәйрәм көннәре изге ниятләр һәм күркәм гамәлләр, эчкерсезлек, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык белән тулып торсын иде.

Православие динен тотучы казанлыларга сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим”, - диелә Казан каласы башлыгы И.Р.Метшинның котлау текстында.
"Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе