Бүген Казан Кремле территориясендә Казан ханнары җәсәдләре җиргә иңдереләчәк

Таш табутларны пыяла аша багып булачак.

БӘЙЛЕ
2017 Май 19. Фото:intertat.ru

18-20 май көннәрендә республикабызда VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены бара. Дин әһелләре гадәттәгечә беренче-икенче көнне җыелган проблемалар хакында фикер алыша, өченче көнне “Изге Болгар” җыенында катнаша.

Җыенның иң дулкынландыргыч мизгелләре 19 май көнне булыр дип көтелә. Бу көнне җомга намазыннан соң көндезге сәгать өчтә (15.00) Казан Кремле территориясендә Казан ханнарының Тарих институтында сакланган җәсәдләрен җир куенына иңдерәчәкләр. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәрәсимгә журналистлар да чакырыла. “Ватаным Татарстан” газетасы язганча, таш табутларны пыяла аша багып булачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе