“Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Эрмитаж” күргәзмәләр залында “Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы” дип исемләнгән күргәзмә эшли

Заманалар җиңел түгел, әмма мәдәният барыннан да өстен - Минтимер Шәймиев

БӘЙЛЕ
2016 Фев 19
Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Эрмитаж” күргәзмәләр залында “Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга Идел юлы” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ирак Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Исмаил Шәфыйк Мөхсин, Төркия Республикасының Казан каласындагы Генераль консулы Турхан Дильмач, дини вәкилләр, фән эшлеклеләре, галимнәр һ.б. затлар катнашты. Минтимер Шәймиев “Эрмитаж-Казан” күргәзмәләр үзәген “Эрмитаж” дәүләт музееның бердәнбер тулы филиалы икәнен ассызыклады. “Бу бик зур бәхет һәм ул бәхетнең кадерен белергә кирәк. Гомумән дә, тормышта бәхетнең кадерен белү мөһим”, - диде һәм, Эрмитаж” дәүләт музее директоры Михаил Пиотровскийга мәдәният-сәнгать сөючеләр исеменнән рәхмәт җиткерде. Чыгышында ул Пиотровскийларның нәселе “Эрмитаж” белән идарә итүгә 50 ел тулу белән тәбрик итте. “Эрмитаж” — бик күп кыйммәтле әйберләрнең кушылмасы. Бу — безнең ил өчен бик зур байлык һәм дәрәҗә. Әлеге кыйммәтләрнең язмышы бик бәхетле. “Эрмитаж” белән 26 ел Сезнең әтиегез Борис Пиотровский җитәкчелек иткән, быел Сезнең әлеге музей белән идарә итүегезгә 24 ел тула, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. – Безгә мирасыбызны һәм мәдәниятебезне арттырырга омтылырга кирәк. Юкса, без бик күп нәрсә югалтачакбыз. Ул югалту матди югалтудан да зуррак булачак. Шуңа без Болгар һәм Зөяне торгызабыз. Ибн Фадланның ул чордагы язулары булмаса, без бу җирнең, Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итүен раслый алмас идек.” Ибн Фадланның Бохара аша Болгарга килеп ислам динен тратуын ул зур дәрәҗә дип атады һәм моны, вакытлар бәйләнеше, диде. “Ибн Фадлан Болгарга килеп ирешкән кебек, Сез дә, Иракның Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Исмаил Мөхсин, безнең республика һәм халкыбыз белән элемтәдә торасыз. Моның өчен бик зур рәхмәт Сезгә. Заманалар җиңел түгел, әмма мәдәният барыннан да өстен. Безнең ата-бабаларабыз булдырган элемтәләр хакында аз сөйлибез. 1935 елда Ирак Республикасына безнең ил җитәкчелеге тарафыннан кульязмалар фотокүчермәсе тапшырылды”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан Мәрьям Ана иконасы соборын (Собор Казанской иконы Божией Матери) төзекләндерү һәм Болгар ислам академиясе салу турында 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнендә Указга кул куюын билгеләп үтте. “Болар аша без алга таба да бердәмлеккә барабыз”, - диде ул. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева әлеге вакыйганы музей вакыйгалары арасында иң зурысы дип атады. “Бу − Дәүләт “Эрмитаж”ының “Казан-Эрмитаж” үзәгендә 15 нче күргәзмәсе. Ул бик үзенчәлекле күргәзмә, чөнки анарда Россиянең берничә әйдәп баручы музейлары катнаша”, - дип билгеләп үтте. Күргәзмәне төп оештыручыларның берсе “Эрмитаж”дәүләт музее директоры Михаил Пиотровский: “Казанда “Эрмитаж”ның филиалы эшли башлаганга быел − 10 ел. Бүген ачыла торган күргәзмә кайчандыр булган дәүләтләр, Алтын Урда, аннан соң барлыкка килгән Русь дәүләте мирасын чагылдыра. Бу — Шәрыкны өйрәнүнең искиткеч үрнәге”, - диде һәм күргәзмә ачылуга килүчеләргә рәхмәт әйтте. Бердәм музей җирлегенә килгәндә, “Эрмитаж” директоры әлеге җирлекнең ничек эшләвенә басым ясады, чөнки күргәзмәдәге предметлар Россиянең берничә музееннан (Самара, Әстерхан, Волгоград) тупланган. Равил Гайнетдин: “Яңа технологияләр, алга китеш чорында Казан бүген цивилизацияләр ара башкала булып тора. Монда динара, мәдәниятара, милләтара диалог һәм хезмәттәшлек үсә, - диде һәм Алтын Урда төзелүгә 750 ел тулуын билгеләп, аның территориясендә төрле милләт кешеләре яшәвен ассызыклады, аларның дәүләт тарафыннан яклануын, тулы хокуклы булып яшәүләрен әйтте. – Безнең бөек илебез Россия Федерациясе дә, Татарстан һәм аның башкаласы Казан да шундый үрнәк күрсәтә”. “Эрмитаж”га килүчеләр күргәзмә кысаларында Көнчыгыш Европа халыкларының декоратив-гамәли һәм зәркән сәнгате мирасын, Урта һәм Якын Көнчыгыш балчык һәм пыяла белән эшләү осталары эшләнмәләрен күрә алачак. Әлеге күргәзмәдә X-XI гасырларга караган бизәнү әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, савыт-саба һ.б. предметлар да урын алган. “Ибн Фадлан сәяхәте: Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы”н һәркөнне, дүшәмбедән кала, сәгать 10.00 дән алып 17.30 га кадәр 6 ай дәвамында тамаша кылырга мөмкин. Җомга көн күргәзмәләр залы 11.00 дән 19.00 гә кадәр эшли. “Татар-информ”

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе