Камил хәзрәт Сәмигуллин ТРда белем алучы Кырым яшьләре белән очрашты

Ике республиканың дини оешмалары төрле яклап хезмәттәшлек итә, шул исәптән дини мәгърифәт өлкәсендә дә, дип билгеләп үтте мөфти

БӘЙЛЕ
2016 Янв 15

Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның югары уку йортларында белем алучы Кырым Республикасы яшьләре белән очрашты. Әлеге очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Икътисад, идарә һәм хокук институтының менеджмент һәм инженерлык бизнесы факультеты деканы Станислав Антонов та катнашты.

Иң элек, мөфти хәзрәтләре кунакларны нәзарәтнең киңкырлы эшчәнлеге һәм проектлары белән таныштырды, шулай ук ислам дөньясындагы вазгыятькә аерым тукталды.

Кырым яшьләре мөфтигә үзләрен борчыган сорауларын бирде. Аерым алганда, алар Кырым мөселманнары белән хезмәттәшлек һәм уртак проектлар турында кызыксынды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, ике республиканың дини оешмалары төрле яклап хезмәттәшлек итә, шул исәптән дини мәгърифәт өлкәсендә дә. Әйтик, тиздән “Хузур” нәшрият йортының кырымлыларга ислам фәннәре буенча 35 комплект уку әсбабы тапшыруы күздә тотыла.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе