ТР Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Камил Исхаков БИА җәйге мәктәбенең икенче сменасын ачты.
Ун көн дәвамында Татарстаннан, Башкортостаннан, Ингушетиядән, Дагыстаннан 26 укучы белем алачак. Укытучылар академиянең булачак студентларына тест уздырачак.
Болгар ислам академиясе остазы, БИАнең попечительләр рәисе ярдәмчесе Габдерразак Әс-Сәгъди беренче смена нәтиҗәләре буенча 40 шәкертнең унҗидесенең академиядә белем эсти алуын әйтте.
Укулар гарәп телендә барачак. Курсларда укучылар моны уңай бәяли. “Безгә гарәп телен белү бик кирәк. Шуңа күрә белем алу Коръән телендә булырга тиеш дип саныйм”, - ди Казанның Борисоглебское бистәсе мәчете имамы Рөстәм Ясәвиев.
Курс 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көнне йомгаклау тесты уздырылачак, дип хәбәр итә “Бизнес-онлайн” электрон газетасы.