Калифорниядә "Невинность мусульман" авторы кулга алынды

Калифорниядә исламны мәсхәрәләүче «Невинность мусульман» фильмы авторы Накула Бассели Накула...

БӘЙЛЕ
2012 Сен 29
Калифорниядә исламны мәсхәрәләүче «Невинность мусульман» фильмы авторы Накула Бассели Накула кулга алынды.

Накула элегрәк банк караклыгы эше буенча хөкем ителгән булган һәм 2011 елда шартлы рәвештә иреккә чыгарылган. Тиешле вакыт эчендә аңа рөхсәтсез интернет белән куллану тыелган булган.

Хәзер мәхкәмә аның фильмны төшергән вакытта иреккә чыгарылу шартын бозу-бозмавын тикшерә.

Накула чыгышы белән мисырлы кыптый. Лос-Анджелес хөкемдары аны ялганчы дип атап, мәхкәмәдән качырга мөмкин, диде.

«Мөселманнарның сафлыгы» фильмында уйнаган актерлар да Накулага дәгъва белдерә. Аларның сүзләренчә, автор актерларны "Чүл гаскәре” дип аталган фильмда уйнарга чакырган, анда ислам дине һәм Мөхәммәд пәйгамбәр берничек тә искә алынмаган. Соңыннан фильмга мөселманнарны мәсхәрәләүче сәхнәләр кертеп үзгәрткәннәр дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе