
Мөселманнарны Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләренчә, 8 ноябрьгә кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән – Дагыстан Җөмһүриятеннән, Башкортстанның Уфа, Ишимбай калаларыннан, Пермь, Киров, Екатеринбург, Оренбург, Уренгуй, Глазовтан һәм, әлбәттә, Татарстан шәһәрләреннән, районнарыннан килүчеләрне биредә каршы алачаклар.
Шунысы кызык: ерак Чеченстаннан дүрт кеше иң беренчеләрдән булып, Казанга килеп җитте. Араларында практика узырга теләүчеләр дә бар.
Аларга бер ай дәвамында, теләге булганнарга күбрәк тә, гарәпчә Брайль системасын, Коръәнне укырга өйрәтәчәкләр.
"Без инвалидларны укыту һәм тернәкләндерү буенча дәресләрне элеккечә үк алып барабыз. Аларны "Ярдәм” дә үз исәбебездән ашатабыз, эчертәбез. Юл хакларын да үзебез түлибез. Башлангыч төркемнәр дә, дәвам итүчеләр дә күп булачак бу юлы. Әле без аларның шактыен киләсе курсларда уку өчен калдырдык. Мәдәни программа чараларын да бу тапкыр күп оештырабыз. Театрларга, концертларга алып барабыз аларны”,-ди Мәликә абыстай Гыйльметдинова.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре