Пластик картаның тышында Брайль язуында "ТК Волна" дип нокталар белән бирелгән. Махсус партия транспорт карталарны чыгаруның сәбәбе гади. Күрмәүче һәм начар күрүче кешеләргә аны башка пластик карталар арасыннан табып алу җиңелрәк булачак.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Вера Ревунова хәбәр иткәнчә, мондый карта бик уңайлы, башка карталар белән бутау куркынычы юк. Аннан соң янчыктан вак акча эзләп интеккәнче, транспорт картасы белән түләү күпкә җайлырак.
Рельефлы билетларны күпфункцияле үзәкләрдә бирәләр.Шунда ук ташлама бирә торган иске карталарны да яңасына алмаштырырга була дип хәбәр "РГ".