
"Хөрмәтле дин кардәшләребез! Күңелләрендә иман нуры булган кешеләр, сезнең барыгызга да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Өйләрегездә инде кирәксез дип табылган кием-салымны, өй җиһазларын К.Насыйри урамы, 17 нче йорт буенча урнашкан Мәрҗани Җәмигъ мәчетенә китерсәгез иде.
Без үз чиратында әлеге әйберләрне мохтаҗларга таратыр идек. Барлык сораулар буенча 8927 249 16 31 (Әнсар хәзрәт) номерына шалтырата аласыз", - диелә мөрәҗәгатьтә.