
Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы узды. Җыелышта район имамнары, имам-мөхтәсиб һәм җитәкчеләр катнашты. Мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны мөхтәсибәтнең башкарган эшләре, алдагы айларга эш планы белән таныштырды. Мәчет биналарына җылы бирү өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты.
Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Таттелеком" компаниясенең яңа "Азан" тарифлы сим-карталары бүләк ителде."Хузур" нәшрияты бастырган китаплар, Корбан бәйрәменә кагылышлы буклетлар, сентябрь аенда үткәреләчәк "Ислам террорга каршы" айлыгына нисбәтле мәгълүматлар таратылды. Гали хәзрәт имамнарга Корбан бәйрәмен үткәрү көне, тәртипләре турында аңлатты.
Җыелыш Корьән аятьләрен укып дога кылу, төшке аш һәм намаз белән тәмамланды.