“Гаилә һәм Ислам” курслары – гаиләдәге мөнәсәбәтләр турындагы белемнәрне арттыру гына түгел, Аллаһы Тәгаләне искә төшерү, дин турында гыйлемнәр эстәү өчен менә дигән мөмкинлек. Коръән һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә (сөннәт) гаилә һәм исламның бәйләнеше ничек бирелгән – курсларда шул хакта сөйләнә, аңлатыла.
Гаилә корырга теләүче кызларны, ата-аналарны курсларга чакырып калалар.
Очрашу Россия ислам институтында кичке сәгать алтыда башлана.