
20 гыйнварда Казанның Галиев мәчетендә ТР МДН игълан иткән “Яшь вәгазьче” бәйгесенең соңгы туры үткәрелде. Конкурс нәзарәтнең яшьләр бүлеге тарафыннан мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды.
Конкурсның шарты буенча имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар түбәндәге темаларга эшләр тәкъдим итәргә тиеш иде:
1. Интернет - анда бәрәкәт бармы?
2. Игелек эшләүдән туктадык...
3. Вакытның кыйммәте.
4. Исраф - гөнаһ.
5. Алдынгы мөселман: нинди ул?
6. "Коръән кушуын ишетмәгән ләгънәткә дучар булган" (И.Бунин)
Мөхтәсибәтләрендә җиңү яулаган егет-кызлар бәйгенең финал өлешенә Казангы җыелды. Вәгазьчеләрнең чыгышын нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, бүлекнең баш белгеч Тимергали хәзрәт Юлдашев, филологигия фәннәре докторы, РИУның татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Светлана Айдаровна һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләре бәяләде.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Бәхетле булуның сере – игеле кылуда” дигән чыгышы белән Ләйсән Миназева яулады. Икенче урында РИУ шәкерте Азиза Нурмөхәммәтова, ә өченче урынга Саба мөхтәсибәтеннән Алмаз Галимзянов лаеклы дип табылды.Җиңүчеләргә дипломнар һәм “Хузур” һәм “Иман” нәшриятлары әезрләгән китаплар тапшырылды.
Буа мөхтәсибәтеннән чарада Салават Мулюков белән Айзилә Әхмәдуллова катнаштылар. Жюри аларга 2 дәрәҗәдәге диплом биреп, “Дин вә мәгыйшәт” дигән газетага бастыру мөмкинлеге бирделәр.
Нәзарәт сайтыннан.