
5 декабрьдә “Ярдәм” мәчетендә “Татарстанда җәмәгать куркынычсызлыгы” темасына "түгәрәк өстәл" үткәрелә. Бу турыда Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм мәчете” имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов хәбәр итте.
Әлеге түгәрәк өстәлне “Ярдәм” фонды, “Правопорядок” җирле иҗтимагый оешмасы һәм “Тренд” яшьләр үзәге ТҖ МДН ярдәме белән оештыра. Чарада наркомания, эчүчелек, үз-үзеңә кул салу һәм законсыз уен бизнесы оештыру кебек афәтләр турында фикер алышу көтелә.
Очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура, Россия һәм Татарстан иҗтимагый палатасы, Дәүләт Советы, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашачак.
"Түгәрәк өстәл" 5 декабрьдә сәгать 10.00 башлана.
Серов урамы, 4а йорты (“Ярдәм”мәчете)
Теркәлү сәгать 9.30 башлана.
Координатор Ринат Нуриев 89172295577