
Имам-хатыйб Равил хәзрәт Нуруллинның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел мәчет өчен шактый истәлекле булган. Чөнки 25 сентябрьдә мәхәллә халкы мәчеткә ун ел тулуны зурлап билгеләп үтте. Аңа әзерлек уңаеннан мәчет бинасы тыштан да, эчтән дә төзекләндерелде. Бу эш ТР мөселманары Диния нәзарәте һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте булышлыгы белән башкарылды.
Мәчет коллективы дус, бердәм. Биредә бик күп матур традицияләр яши. Мәсәлән, мәчетнең иң күркәм бабаен билгеләү, юбилейларны бәйрәм итү, төрле викториналар уздыру, өлкәннәр һәм мохтаҗлар өчен мәҗлесләр үткәрү, мәчетне тәртиптә тоту буенча өмәләр оештыру һ.б. Мәчеттә узган ел Аксакаллар шурасы оештыру да бер яңалык булган. Ул хәзер уңышлы эшли. Мәчеттә якшәмбе укуларына йөрүчеләр саны да арта бара. Быел 83 хатын-кыз һәм 7 ир-ат дини гыйлем ала. Аларга аттестация узган 11 мөгаллим һәм мөгаллимә дәресләр бирә. Мәчет мөхтәсибәт уздырган чараларда актив катнаша. Гает бәйрәмнәре зурлап үткәрелә. Мәсәлән, мәчеткә йөрүчеләр узган корбан бәйрәмендә ике сыерны, унлап сарыкны корбанга чалганнар һәм аның өчтән бер өлешен төрле хәйрия ашлары өчен мәчеткә тапшырганнар.
Мәхәллә әгъзалары, Равил хәзрәтнең хисабы белән танышкач, башкарылган эшләрне бик тә канәгатьләнерлек дип бәяләделәр. Шулай ук ревизия комиссия хисабы тыңланды һәм расланды, мәхәллә составына яңа әгъзалар кертелде. 2017 елга кабул ителгән эш планында шушы мәхәлләдә яшәүче һәм әлеге мәчеткә йөрмәүче картларны мәчеткә тарту, Болгарга сәяхәт кылу, мәчет картларының абруен күтәрү, укуларга ирләрне күбрәк җәлеп итү һ.б. чаралар буенча бурычлар билгеләнде.
Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.