
Заказ бирүченең (Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте) вәкиле Фоат хәзрәт Мөхәммәтов “Челны ЛТД” журналистына шәһәр төзелеше советы утырышы алдыннан әле проектны ошатуын хәбәр иткән. Һәм проектның фотосурәтләрен күрсәткән.

Архитектор Тимур Нугаев үз командасы белән йортның алгы өлешен бик матур итеп ясаган. Йортның алгы һәм кырый өлешләре Византия-гарәп стилендә ясалган. Йортка керә торган урында бизәкләп ясалган аркалар куелган. Тәрәзәләр шулай ук аркалар һәм бизәкләр белән бизәлгән. Бу йортта Ислам милли-мәдәни үзәге урнашу аны тагын да күркәмләтеп җибәргән.