Яр Чаллының “Хәләл Үзәге”ндә гадәти булмаган чара – “Дини белем мәҗлесе” узды

Мәҗлес бүгенге көн өчен бик мөһим мәсьәлә — татар телен саклап калу, мәчетләрдә татар мохитен көчәйтү турында сөйләшүдән башланды. Бу темага шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин бик тә эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шул ук көнне шундый эчтәлекле вәгазьләр шәһәрнең барлык мәчетләрендә дә сөйләнгән иде.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 31. Фото:http://islamtatar.ru

27 октябрьдә Яр Чаллының “Хәләл Үзәге”ндә гадәти булмаган чара – “Дини белем мәҗлесе” узды. Анда шәһәр имамнары, мәчетләрнең уку-укыту өчен җаваплы хезмәткәрләре, мәчетләрнең аксакаллар шурасы рәисләре, якшәмбе мәктәбе укытучылары катнашты. Мәҗлес бүгенге көн өчен бик мөһим мәсьәлә — татар телен саклап калу, мәчетләрдә татар мохитен көчәйтү турында сөйләшүдән башланды. Бу темага шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин бик тә эчтәлекле вәгазь сөйләде. Шул ук көнне шундый эчтәлекле вәгазьләр шәһәрнең барлык мәчетләрендә дә сөйләнгән иде.

Мөхтәсибәтнең уку-укыту буенча җаваплы хезмәткәре Илназ хәзрәт Яхинның да чыгышы күбрәк туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелде.

Чыгышлардан соң 2017-18 уку елы якшәмбе мәктәпләренә иң күп укучылар җыйган мәчетләр һәм укытучылар билгеләнде, аларга “Хәләл-Үзәк”нең 5, 3, 2 мең сум күләмендәге сертификатлары һәм мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый хөрмәткә шәһәрнең “Ак мәчет”е, “Нур-Ихлас”, “Ихлас” мәчетләре, ирләр төркемнәре укытучылары Рамил хәзрәт Мозаффаров (“Ак мәчет”), Илназ хәзрәт Яхин (“Ихлас”), Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев (“Тәүбә”), хатын-кызлар төркемнәре укытучылары Рәвия абыстай Илалова, Камилә абыстай Тулбаева, Роза абыстай Фәрхетдинова (өчесе дә “Ак мәчет”тән), балалар төркемнәре укытучылары - Али хәзрәт Баһаветдин (“Әбүзәр”), Гөлназ абыстай Габделхакова (“Ихлас”), Илмир хәзрәт Гаязов (“Тәүбә”) лаек булдылар.

Ә иң актив мөгаллимә дип табылган һәм берничә уку әсвабы авторы булган Рәвия абыстай Зияровага мөхтәсибәт әзерләгән махсус бүләк тапшырылды. Аттестация узган укытучыларга Диния нәзарәте бүләге – “Ислам дине нигезләре” уку әсбабы, ә мәчетләргә Илдар хәзрәт һәм Рәвия абыстай әзерләгән уку әсбаплары таратылды.

Мәҗлес ахырында анда катнашучылар тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйландылар. Мөгаллимнәр өчен оештырылган ошбу бәйрәм файдалы да, күңелле дә булып үтте дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе