Яр Чаллы Аксакаллар шурасы мәктәп һәм балалар бакчаларында хәләл туклануны булдыру мәсьәләсен күтәрә

Әлеге сорау нигезендә апрель аенда шәһәр башлыгы Наил Мәһдиевка хат юлланып, “ата-аналар ризалыгы булганда, моны эшләргә мөмкин” дигән уңай эчтәлектәге җавап та алынган инде. Шуңа бәйле рәвештә, аксакалларга мәктәп, балалар бакчаларына барып, җитәкчеләр һәм ата-аналар белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә дигән бурыч та йөкләнде. Хәләл ризык дигәндә, нәрсә күздә тотыла, сәламәтлек өчен файдасы нидән гыйбарәт – болар хакында дәлилле итеп аңлату кирәклеге дә әйтелде.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 07. Фото: http://islamtatar.ru

“Туфан” мәчетендә Яр Чаллы шәһәре Аксакаллар шурасының чираттагы утырышы узды. Рәсми чараның Корбан гаете көннәренә туры килүе җыелышны Аксакаллар шурасы рәисе Равил хәзрәт Нуруллин һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның тәбрик сүзләре, Коръән аятьләре уку, ихлас дога кылу белән башлап җибәрергә мөмкинлек бирде.

Утырышта өч көн тәртибе тәкъдим ителеп, иң башта Аксакаллар шурасы әгъзаларына таныклык тапшырылды. Икенче көн тәртибе буенча исә Чаллының мәктәп һәм балалар бакчаларында хәләл туклануны булдыру мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге сорау нигезендә апрель аенда шәһәр башлыгы Наил Мәһдиевка хат юлланып, “ата-аналар ризалыгы булганда, моны эшләргә мөмкин” дигән уңай эчтәлектәге җавап та алынган инде. Шуңа бәйле рәвештә, аксакалларга мәктәп, балалар бакчаларына барып, җитәкчеләр һәм ата-аналар белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә дигән бурыч та йөкләнде. Хәләл ризык дигәндә, нәрсә күздә тотыла, сәламәтлек өчен файдасы нидән гыйбарәт – болар хакында дәлилле итеп аңлату кирәклеге дә әйтелде.

“Хәләл туклануның сәламәтлеккә файдалы икәнен табиблар да раслый. Хәләл ризык белән бергә балаларыбызның күңеленә иман, әхлак орлыклары да салына; ата-аналарга, беркемне мәҗбүриләмичә, менә шушы хакыйкатьне төшендерергә, хәләл белән хәрәмнең аермасын аңлатырга иде”, — диде Әлфәс хәзрәт үзенең кыска, әмма тирән мәгънәле чыгышында.

Өченче көн тәртибе төрле мәсьәләләрне карауны күздә тота иде. Аксакаллар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга төпле җавап алдылар. Утырышта шәһәр башкарма комитетының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рөстәм Галиуллин да катнашты.

Өйлә намазыннан соң Әлфәс хәзрәт кыскача вәгазь сөйләде. Равил хәзрәтнең күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее уңаеннан, аңа матур теләкләр, котлаулар ирештерелде. Чара соңында мәчеттә корбан ашы да уздырылды дип хәбәр итә http://islamtatar.ru.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе