Янгын чыга калган очракта, имам мәчеттәге кешеләр белән идарә итә белергә тиеш - Махач Казиев

Мәскәүдә “Дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр” программасы буенча квалификация күтәрү курсларына килгән имамнарга мәчетләрне янгыннан саклауга кагылышлы лекция укыдылар. Лекцияне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы дәүләт хезмәте академиясе эксперты Махач Казиев һәм әлеге академия адьюнкты Тәлгат Шахуов алып барган.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 18. Фото:baursak.info

Махач Казиев хәбәр иткәнчә, мәчетләрдә һәм намаз уку йортларында эвакуация юллары булуы зарур. Янгын чыга калган очракта, имам мәчеттәге кешеләр белән идарә итә белергә тиеш. Бу кешеләр бер-берсен таптамасын һәм вәсвәсәгә бирелмәсен өчен бик кирәк. Хәтта бинага кергән җирдә аяк киемен кую урыннары да тиешле нормативларны исәпкә алып урнаштырылырга тиеш. Мәчетнең эвакуация һәм өстәмә чыгу урыннары булуы зарур.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы дәүләт хезмәте академиясе адьюнкты Тәлгат Шахуов сүзләренчә, мәчетләрдә янгын чыга калган очракта начар йөри яки бөтенләй йөрми торган кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе