
Үзбәкстанның Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, очрашуда оешмага кергән 26 ил министры катнашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Тышкы эшләр министрлар советы Үзәк Азия илләренә 2016-2020 елларда 6 млрд доллар бүлеп бирү буенча программасын хуплаган. Бу хакта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Ияд Әмин Мәдәни хәбәр итте.
Бу акчаның нинди проектларны тормышка ашыруга тотылачагы хәбәр ителми, дип хәбәр итә Мирадио.ру.