“Ислам интернеты: нәтиҗәле аралашуга таба” түгәрәк өстәле булып узды

21 декабрьдә Казанда “Ислам интернеты: нәтиҗәле аралашуга таба” түгәрәк өстәле уздырылды.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 22
21 декабрьдә Казанда "Ислам интернеты: нәтиҗәле аралашуга таба” дигән түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәлне ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.

Чара Изге Коръән укып башланып китте. Түгәрәк өстәлне ТР Мөфтие беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов ачып җибәрде, үткәрелгән вакыйганың әһәмиятлелеген билгеләп үтте: "Интернет Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк җибәрелгән могҗиза. Бүгенге көндә мөселманнар, дөньяның кайсы гына почмагында булуларына карамастан, интернеттан үзләренә кирәк булган ислам китапларын таба һәм шәхси китапханәсен булдыра ала. Мәгариф сайтлары да җитәрлек. Теләк булса, Коръәнне дә ятлап була. Интернет та Аллаһы бүләге, шуңа да аны дөрес һәм файдалы кулланырга тиешбез. Пычак белән кеше үтереп тә, ифтар өчен сабыйларны ашатып та булган кебек, интернетны да уңай һәм тискәре максатларда файдаланып була. Түгәрәк өстәл катнашучылары әлеге мәсьәлә белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да моңа аерым игътибар күрсәтергә кирәк”. 

Фикер алышуда IslamToday.ru журналисты Марсель Сабиров, «Татар иле» проекты җитәкчесе Раил Гатауллин, «IslamNews» мәгълүмат агентлыгы вәкилләре Алмаз Габдрахманов һәм Назим Гафаров, Islamdag.ru һәм Islam.ru сайтлары вәкилләре Хаджи-Мурат Раджабов һәм Әсхаб Морзаев, www.matbugat.ru проекты җитәкчесе Данил Сәфәров, журналист Данис Гәрәев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Зәкәт” Хәйрия Фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин, «Умма» газетасы мөхәррире Гүзәл Максютова, muslem.ru сайты җитәкчесе Наил Гарипов катнаштылар.

«Бүгенге фикер алушудан күренгәнчә, бу өлкәдә проблемалар җитәрлек һәм аларны бергәләшеп чишәргә кирәк. Һәркайсыбызның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар, шуның белән уртаклашыйк. Ислам порталлары ассоциациясен булдырырга тәкъдим итәм. Очрашу-фикер алышуларны ешайтырга һәм киңәйтергә кирәк. Ислам интернет-ресурсларының мәгълүмати сәясәтен булдырырга кирәк. Әлбәттә, без барыбыз да төрле өлкәләрдә яшибез, әмма безне барыбызны бер тема берләштерә, бергәләшеп эшләсәк нәтиҗәсе дә булмый калмас. Ислам порталлары ассоциациясе әгъзаларының очрашулары Казанда гына түгел, Мәскәүдә дә һәм башка шәһәрләрдә дә үтәргә тиеш”, - дип түгәрәк өстәлгә нәтиҗәләр ясады Татарстан мөфтиенең киңәшчесе Ришат Хәмидуллин.

Түгәрәк өстәл катнашучылары ислам порталы ассоциациясе оештырырга, бердәм эш принципларын булдырырга һәм илебезнең барлык ислам сайт әгъзаларын чакырырырга дигән фикергә килделәр. Ассоциациянең киләсе очрашуында әгъзалар әзер тәкъдимнәр белән чыгыш ясар дип көтелә.
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе