2013 Июл 03
4 июльдә көндезге сәгать икедә (14.00) "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2; 12 кат) "Универсиада вакытында хәләл тукландыруны оештыру һәм Татарстан мөфтияте карамагындагы "Хәләл” стандарты комитеты эшчәнлегендәге яңалыклар” темасына багышланган видеоконференция оештырыла. Студия кунагы – "Хәләл” стандарты комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин. Видеоконференция вакытында хәләл ризыклар белән тукландыруны оештыру, кадрлар белән тәэмин итү, хәләл азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне сайлап алу критерийлары, ураза тотучы спортчылар өчен тудырылган шартлар, меню һәм "Хәләл” стандарты комитеты эшчәнлегендәге яңалыклар турында сөйләшү көтелә.
Чарага массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла дип хәбәр итә "Татар-информ".