Һиндстанда узачак каллиграфия күргәзмәсендә татар кызы да катнаша

“Каллиграфия, хөсни хат - гүзәл язу дигәнне аңлата, - ди Гөлназ Исмәгыйлова. – Аллаһ та матурлыкны ярата. Сәнгатьнең бу төрен яратмый мөмкин түгел. Әлеге сәнгать әсәрләрен күргәч тә гашыйк буласың. Иҗатчы буларак та эшлисе генә килеп тора. Мин шактый гына күргәзмәләрдә катнаштым. Шәхсән үземне төрле темалар кызыксындыра. Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов кебек данлыклы каллиграфчылардан үрнәк алып эш итәм. Һиндстанга 12 декабрьдә кузгалырга исәп тотам.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 06. Фото:tatar-inform.tatar

Һиндстанның Джайпур каласында 14-18 декабрь көннәрендә Сәнгать саммиты узачак. Халыкара проектта Татарстаннан яшь каллиграф Гөлназ Исмәгыйлова да катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә яшь хаттат, тәзхибче (алтын белән бизәүче) Гөлназ Исмәгыйлова хәбәр итте.

“Каллиграфия, хөсни хат - гүзәл язу дигәнне аңлата, - ди Гөлназ Исмәгыйлова. – Аллаһ та матурлыкны ярата. Сәнгатьнең бу төрен яратмый мөмкин түгел. Әлеге сәнгать әсәрләрен күргәч тә гашыйк буласың. Иҗатчы буларак та эшлисе генә килеп тора. Мин шактый гына күргәзмәләрдә катнаштым. Шәхсән үземне төрле темалар кызыксындыра. Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов кебек данлыклы каллиграфчылардан үрнәк алып эш итәм. Һиндстанга 12 декабрьдә кузгалырга исәп тотам. Мин анда 23 декабрьгә кадәр булачакмын, чөнки программада башка чаралар, экскурсияләр дә каралган. Саммитта 50 дән артык ил катнашачак. 700дән артык эш тәкъдим ителәчәк. Шулар арасында татар вәкиле булып катнашуыма чиксез шатмын. Күргәзмә вакытында осталык дәресләре дә булачак. Мин үзем дә осталык дәресе уздырачакмын.Үзебез дә бер эшне шунда төгәлләп бүләк итеп калдырачакбыз. Эшләрнең кайберләренең кәгазен дә үзем ясадым. Ул муракка дип атала һәм ул сыйфаты ягыннан да аерылып тора. Бик нечкә ювелир эш. Барлык элементлар нечкәдән нечкә кылкалам белән ясала. Барысы да бер тында эшләнә”.

Гөлназ Исмәгыйлова исәбендә 30 дан артык күргәзмә исәпләнә. Шәхси кургәзмәләре Истанбулның Али Әмири әфәнде үзәгендә, Казанда узды. Алжирда, Кайсерида (Төркия), Калифорниянең Беркли һәм Окленд шәһәрләрендә, Мәскәүдә, Белоруссиянең Минск, Гомель, Ивье, Витебск шәһәрләрендә һ.б. халыкара күргәзмәләрдә катнашты.

Һиндстанга Гөлназ 15 хезмәтен алып барачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе