Казанда Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты бинасында оештырды.
Коръән хафизлар арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесендә катнашучыларны бәяләргә күренекле хафизлар, дин әһелләре, зур кунаклар килде. Жюрида Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Коръән хафизлар әзерләү Бөтендөнья оешмасы (Җиддә шәһәре, Согуд Гарәбстаны корольлеге) вәкиле шәйх Хәсән Хәдия, Коръән хафизлар әзерләү Бөтендөнья оешмасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров, Казан ислам университеты Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, әлеге үзәкнең әйдәп баручы белгече Мөхәммәд Ризо Борһанов бар иде.
Коръәнне яттан белүчеләрнең республикакүләм бәйгесендә Татарстанның 5 казыятыннан 17 вәкил катнашты.
Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән хафизларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Коръәнне ятлап кына түгел, аны һәрвакыт күңелдә йөртергә, аның белән гамәл кылырга чакырды.
Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин уку йортының ачылган беренче елларыннан бирле дини белем бирү белән бергә хафизлар әзерләүгә дә зур әһәмият бирелүе турында әйтте. Озакламый әлеге уку йорты ачылуга 20 ел тулуын белдерде.
Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, республикакүләм бәйгедә катнашу өчен хатын-кызлар да чакырылды. Ләкин ике кыз баладан башка, әлеге номинациядә катнашучылар булмады. Конкурсантларны жюри өч критерий - хәтере, тавышы һәм дөрес итеп укуы (тәҗвид)буенча бәяләде. Алар жюри янына килеп билет алдылар, күрсәтелгән аятьләрне яттан укып күрсәттеләр.
Җиңүчегә иң зур бүләк – хаҗга юллама бүләк ителде. Аны Казаннан Азат Һадиев отты. Икенче урынны Казаннан Закариё Борһанов яулады, өченче урынны Әлмәт шәһәреннән Алик Яушев алды. Котлыйбыз!
Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.