Әгерҗе районы Кырынды авылында яңартылганнан соң мәчет ачылды

Якшәмбе көнне Кырындының “Төрдәле“ мәчетенә янкорма буларак төзелгән мәдрәсәне ачу тантанасы авыл халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз, хәтта республикабыз мөселманнары өчен тантаналы вакыйгага әверелде.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 07

Якшәмбе көнне Кырындының “Төрдәле“ мәчетенә янкорма буларак төзелгән мәдрәсәне ачу тантанасы авыл халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз, хәтта республикабыз мөселманнары өчен тантаналы вакыйгага әверелде.

Кырындылыларның шатлыгын уртаклашырга авылдашлары – Татарстаннның “Дуслык“ йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин да килгәннәр иде. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Кәримуллин, Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һәм башкалар тантананың дәрәҗәле кунаклары булдылар. Әлеге янкорма авылның читтә яшәүче бер төркем яшь эшмәкәрләренең матди ярдәме белән төзелде. Янкорма төзү белән бергә, мәчет тә тулысынча үзгәртеп корылган: түбәсе, тәрәзәләре алыштырылган, тышкы ягы заманча итеп эшләнгән. Озын сүзнең кыскасы – мондый мәчет Әгерҗе районында юк иде әле, матурлыгы һәм уңайлылыгы буенча бу Аллаһ йортына әлегә тиңнәр юк. Шуңа эшмәкәрләр исеменә бу көнне бик күп рәхмәт сүзләре яуды.

Тантананың тагын бер бизәге – Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллинаның чыгышлары. Аның берсеннән-берсе моңлы мөнәҗәтләр көйләве күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Бәйрәм бай табын артында дәвам итте,- дип хәбәр итә район газетасы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе