Галиев мәчетендә ислам фәннәре буенча дәресләр бара

Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр циклы башлана.

БӘЙЛЕ
2016 Фев 18

Казанның Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр циклы башлана. Укулар атна дәвамында, ястү намазыннан соң, тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре алып барачак. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Дәресләрдән тыш, мәчеттә һәр сишәмбе вәгазь кичәсе үткәреләчәк, ә җомга көннәрендә мөселман яшьләренең фикер алышу клубы эшләячәк.

Эш тәртибе түбәндәгечә:
дүшәмбе – тәҗвид;
сишәмбе – вәгазь кичәсе;
чәршәмбе - хәнәфи фикъһы;
пәнҗешәмбе – Коръән тәфсире;
җомга – яшьләрнең фикер алышу клубы;
шимбә – хәдис.

Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе