2016 Янв 11
4-10 гыйнварда Питрәч районы Шәле авылындагы “Гайнетдин” мәдрәсәсендә мөселман лагере оештырылды. Бирегә 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр 15 бала йөреде. Аларга “Аллаһ – бөтенесен бар итүче”, “Доганың файдасы, аның төрләре”, “Иман нигезләре”, “Ата-анага карата мөгалләмә” һәм башка темаларга лекцияләр тәкъдим ителде, намаз уку кагыйдәләре аңлатылды, аны гамәлдә башкару оештырылды. 10 гыйнварда яшь мөселманнар Казан шәһәренә сәфәр кылды. Алар төзекләндерелгән Галиев мәчетендә, FUN-24 күңел ачу комплексында булды.
Нәзарәт сайтыннан.