Февральдә “Ана теле” онлайн мәктәбендә катнашучыларны теркәү башлана

Әлеге мәктәптә белем алуның тулы курсы дәвамлылыгы 1 ел тәшкил итә

БӘЙЛЕ
2016 Янв 18

Февральдән татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә торган “Ана теле” мәктәбенә яңа кулланучыларны теркәү башлана.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, татар телен өйрәнә башлар өчен anatele.ef.com сайтында теркәлү зарур.

“Ана теле” онлайн мәктәбе, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, татар телен өйрәнергә теләүче гражданнардан кабул ителгән күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, булдырылган.

Проект “EF Education First” компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла. Компания үзенең мәгариф өлкәсенә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү һәм дистанцион рәвештә өйрәтә торган эре халыкара мәктәп булдырудагы күпьеллык тәҗрибәсен кулланып, татар телен өйрәнүгә методология һәм техник база әзерләде.

“Ана теле” онлайн мәктәбе - Россиядә генә түгел, чит илләрдә яшәп, татар телен өйрәнү теләге булганнар өчен дистанцион рәвештә белем бирү программасы. Ул татар телен өйдән чыкмыйча, дөньяның теләсә-кайсы почмагында торып, онлайн өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Онлайн мәктәп 9 дәрәҗәдән гыйбарәт, шуларның һәркайсы 8 бүлектән тора. Җәмгысе 288 дәрес, 6 мең 372 күнегү, 293 видеосюжет, 10 мең 950 аудиофайл, 6 мең 795 фото урнаштырылган. Курс үз эченә шулай ук авазларны дөрес әйтү, язу лабораторияләрен, грамматик лабораторияне, онлайн-сүзлекне, төркемнәрдә аралашу дәресләре үткәрү өчен материалларны, 9 дәрәҗәдәге тестларны берләштерә.

Әлеге мәктәптә белем алуның тулы курсы дәвамлылыгы 1 ел тәшкил итә.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе