Фәүзия Бәйрәмованың "Күчем хан" романы төрекчә дөнья күрде

Төркиядә язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Күчем хан" тарихи романы төрек телендә басылып чыкты.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 06

Төркиядә язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Күчем хан" тарихи романы төрек телендә басылып чыкты. Бу хакта автор үзе Фейсбукта хәбәр итте. Әсәрне төрек теленә Төркиядә яшәүче хокук белгече, татар Фәнис Зыялы тәрҗемә итте, Китапны Конья шәһәрендәге Komen Yayinlari нәшрияты бастырып чыгарды.

"Күчем хан" 2007 һәм 2011 елларда татар телендә башта Казан шәһәрендә дөнья күрде һәм бик тиз арада таралып бетте. Фәүзия Бәйрәмованың бу романы себер татаралары тарихына караган беренче әдәби әсәр, шул ук вакытта ул документаль җирлектә язылган. Анда XVI гасырның икенче яртысында Русиянең Себер ханлыгына каршы алып барган яулап алу сугышлары, җирле халыкларның татар дәүләте өчен батырларча көрәше һәм аянычлы язмышы тасвирлана. “Күчем хан” - Төркиядә басылган Себер тарихына багышланган беренче зур, әдәби-документаль хезмәт.

Чаллы язучылар берлеге Фәүзия Бәйрәмованы "Күчем ханы" романы өчен 2016 елның Тукай бүләгенә тәкъдим иткән иде. Бүләк бирү комиссиясе шәмаилче-рәссам Нәҗип Нәккашны, шагыйрь Газинур Моратны һәм "Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл" дип аталган сәнгати экспозицияне әзерләүчеләр төркемен лаеклы дип сайлап алды. "Вконтакте"да "Азатлык" үткәргән сораштыруда тугыз язучы арасыннан Фәүзия Бәйрәмова икенче урынны алган иде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе