Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге кубокка Бөтенроссия турниры уздырылды. Көч сынашу джиу-джитсуның Не-Ваза төре буенча барды. Әлеге ярышларда Татарстаннан, Мәскәүдән, Самарадан, Марий Эл, Чувашия һәм Башкортостан Республикаларыннан йөздән артык спортчы катнашты.
Кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куверов, депутат Фатыйх Сибгатуллин,Татарстан Конституция суды рәисе Фәрхәд Хөснетдинов, ТР джиу-джитсу Федерациясе Президенты Айрат Кәлимуллин, “Ак Барс” көрәш сарае директоры Айрат Гайнетдинов һәм мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәлелетдин да бар иде.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: турнирның Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән аталуы бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесенең “кара каплан” борынгы татар-төрек сугышчан сәнгатендәге уңышлары белән һәм киләсе елда аның тууына 200 ел тулуы белән бәйле.
Бүгенге ярыш Коръән уку һәм спортчыларның парады белән башланды. "Безгә һәр эштә тырышлык күрсәтергә тиешле, ә аның нәтиҗәсе - бары Аллаһ Тәгаләдән. Җиңү өчен барлык көчегезне куегыз һәм Аның ярдәменә өмет итеп ярышыгыз. Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга көч һәм иман ныклы бирсен.Джиу-джитсуда җиңү физик көчкә генә түгел, ә рухи әзерлеккә дә бәйле. Монда беренче планда сезнең кешелеклелек сыйфатларыгыз. Исламда да шулай ук: динебез һәрвакыт үз өстебезгә эшләргә, камилләшергә чакыра. Көрәш - Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте. "Көчле мөселман көчсез мөселманга караганда Аллаһка сөйкемле, ләкин икесендә дә хәер бар", — дигән хәдис бар, шуңа күрә һәр мөселман һәр яктан да нык булырга тиеш", - диде мөфти Камил хәзрәт ачылышта һәм киләчәктә ошбу чараның географиясен киңәйтергә, приз фондын арттырырга сүз бирде.
Ачылыш тантанасында джиу-джитсу буенча чираттагы билбаулар тапшыру чарасы да үтте. Билбауларны Россия Джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куверов тапшырды. Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин джиу-джитсу буенча әлеге төрдә дәрес үткәрүгә хокук бирүче көрән билбауга лаек булды.
Ярышта 96 ир-ат һәм 14 хатын-кыз катнашты. Ир-егетләр 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югары авырлыкта, ә хатын-кызлар 57, 63, 70 һәм 70 килограммнан югары авырлыкта көч сынашты. Ир-егетләр арасындагы көч сынашулар 2 версия буенча: зәңгәр һәм ак билбау ияләре арасында үтте.
Турнирның кульминация өлеше - хаҗга юллама уйнату булды. Җирәбә уйнату нәтиҗәсендә хаҗга юллама белән Алладин Таһиров бүләкләнде, ә икенче юллама җирәбәсез ТР джиу-джитсу Федерациясе Президенты Айрат Кәлимуллинга бүләк ителде, дип хәбәр итте Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.