2013 Фев 08
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2013 елны "Шиһабетдин Мәрҗани" елы дип игълан итте. Татар дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, педагог, археолог Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына быел 195 ел.
Диния нәзарәте Мәрҗанинең мирасын өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, аның тарафдарларының хезмәтләрен өйрәнү һәм татар халкы дин белгечләренә әһәмиятне арттыру йөзеннән ел дәвамында төрле түгәрәк өстәлләр, фәнни конференцияләр, бәйгеләр уздырырга, китаплар чыгарырга планлаштыра.
Белешмә.
Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязенең хәзерге Әтнә районындагы Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс (псевдоним) итеп ала. Әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була.
Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлый, Ташкичү мәдрәсәсендә укыта.1838 елда Бохарага барып, төрле мәдрәсәләрдә белем ала. 1843 елда Сәмәркандта “Шердар” мәдрәсәсендә укый. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм данлыклы “Мир гарәп” мәдрәсәсендә гыйлем туплый.
1848 елда туган якларына әйләнеп кайта. 1850 елда Казанда беренче Җәмигъ мәчете имамы, 1867 елда Казан мөхтәсибе итеп билгеләнә. 1876-1884 елларда ул Казан татар укытучылар мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта Казан университетының археология, тарих, этнография җәмгыяте әгъзасы була, бу оешмада актив эшчәнлек алып бара.
Күпкырлы шәхес Ш. Мәрҗани - 30 дан артык хезмәт авторы. Әлеге хезмәтләр татар халкы тарихын өйрәнүгә нигез булып тора. Ул үзенең дини һәм фәлсәфи хезмәтләрендә мәгърифәтчелек, дини-реформаторлык идеяләрен яктырта. Шиһабетдин хәзрәт гомер бакый дини, мөгаллимлек һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара.
“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында мәгълүматлар тупланган.
Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Хәзрәт Казанның Яңа бистә зиратында җирләнгән.
Чыганак: "Татар заманы"
Комментарийны калдырыгыз