Эшлекле очрашуда Татарстан мөфтие мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “Казан Кремле” музей-ядкәрлеге җитәкчесе Зилә Вәлиева, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, тарихчы Радик Салихов, Археология институты директоры урынбасары Фаяз Хуҗин катнашты.
Дин һәм фән әһелләре ханнар нәселенә караган әлеге табылдыкларны җирләү һәм аларга тиешле хөрмәт күрсәтү яклы.
- Исламда да, башка диннәрдә дә кешене җиргә иңдерү мөһим, - диде аксакал Айрат хәзрәт. - Без, мөселман дин әһелләре буларак, әлеге табылдыкларны ислам кануннарына туры китереп җирләсәк, ата-бабаларыбыз каршында мөһим бурычыбызны үтәр идек.
Якын арада әлеге мәсьәләгә багышланган тагы бер очрашу көтелә, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.