2016 Фев 10
9 февральдә Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин һәм Турминский чиркәвеннән Николай атакай Олы Кайбыч авылы мәктәбе укучылары белән күреште. Дин әһелләре наркомания, эчүчелек һәм тәмәке тарту кебек күренешләрнең тискәре йогынтысы турында лекция сөйләде. Дамир хәзрәт Аллаһ Тәгалә тарафыннан амәнәт итеп бирелгән саулыкны саклау әһәмиятен олуг Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең хәдис-шәрифләре аша аңлатты. Ошбу темага балалар каршында район администрациясе, полиция һәм район узәк шифаханәсе чыгыш ясады.
Олы Кайбыч авылында 4-5 нче сыйныфларда укучы балаларга мәктәп программасы буенча диннәр тарихын өйрәтәләр. 10 февральдә балалар үзәк мәчеткә экскурсиягә килде. Якын арада Турмински авылында урнашкан чиркәүгә дә барырга җыеналар.
Нәзарәт сайтыннан.