
Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге мөфтие, Чувашия мөфтие Әлбир Крганов аккаунтында хәбәр иткәнчә, 40 сутый җирдә шулай ук татар музей-йорты да булачак.
Әлеге җир кишәрлеге 6 ел элек бирелгән. Анда борынгы Кызыл мәчет бинасы күчерелгән. Нигез өчен тимер-бетон блоклар сатып алынган. “Менә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән безнең хөрмәтле авылдашыбыз, танылган спортчы һәм эшкуар Минсәет Купкенов Аллаһ йорты төзелешенең төп меценаты булырга теләген белдерде. Безнең фатыйха белән, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов авыл имамнары белән бу инициатива турында фикер алышты. Танылган архитектор Альфред Локман улы Ибраһимов белән Өч Балтай авылына проектны килештерү өчен барып кайтты”, - дип хәбәр итте Әлбир хәзрәт.
Бүген тәкбирләр әйтеп, корбанга сарык чалып, Чувашия Республикасында чираттагы мәчет төзелеше башланды. Аллаһы Тәгалә бу изге эшкә үз өлешен керткән кешеләрдән разый булсын һәм аларның җәннәттәге дәрәҗәсен арттырсын.
Римма Гатина.