
“Токтогон Алтыбасарова Бөек Ватан сугышы вакытында чолганыштагы Ленинградтагы 150 балага әни булган кеше. Аңа 16 яшь кенә булуга карамастан, балаларга назын һәм игътибарын кызганмаган, аларны җылысы белән өретеп алган, әниләрен алмаштырган”, - диелә хәбәрдә.
Ленинградтан Иссык-Күл өлкәсенә килгән балаларны урнаштыру белән шөгыльләнгән вакытта, аңа әле 16 яшь кенә була. Сугыштан соң ул тәрбиягә алган балалар бөтен ил буенча таралыша.
Тәрбиягә алган балалардан тыш Токтогон Алтыбасарова ире белән үзенең сигез баласын, 23 оныгын һәм 13 турунын тәрбияләп үстергән. Ул Иссык-Күл өлкәсенең Курменты авылында җирләнде, дип хәбәр islamnews.ru.