
22-23 август көннәрендә Чистайда “Әнәс” мәчете бүләгенә кул көрәше буенча бөтенроссия турниры үткәрелә.
Бүләк фонды 600 мең сум тәшкил итә.
Ярышларны рәсми ачу тантанасы 22 августта көндезге 12дә “Чистай” мәдәни үзәгендә уздырыла. Ярышларга керү ирекле, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.