Быел Кулаткы укулары Болгарда узды

24 нче декабрь көнне Татарстан дин эшлеклеләре XV Кулаткы укуларында катнашты. Укулар шәһри Болгар шәһәренең Ак мәчетендә узды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 26. Фото:dumrt.ru

Әлеге укуларда безнең республикабыздан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Спас районы хакимияте башлыгы Камил Әсхәт улы Нугаев, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе башлыгы Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы доценты Илһам Фәттахов, Россия ислам институты мөгаллиме Рамазан хәзрәт Курамшин, Болгар шәһәре Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов, педагогика фәннәре кандидаты, мөнәҗәтче Ильяс Халиков, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Нияз хәзрәт Сабирҗанов катнашты.

Унбишенче тапкыр узган укуларда дин әһелләре, зыялылар, галимнәр “Аллаһы риза булсын дисәң...” исемләнгән фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.

Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Әлеге чара Хәнәфи мәзһәбе елы кысаларында үткәрелде. Конференция тәмамлангач, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында “Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы барышында сорауларга җавап бирелде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин “Болгар ислам академиясе – татар халкы мәгарифенең яңа баскычы” дигән темага чыгыш ясады.

Әлеге чарада шулай ук Ульяновск өлкәсеннән килгән хакимият вәкилләре, җирле Диния нәзарәте имамнары, мөфтият вәкилләре, дин әһелләре, Иске Кулаткы авылы мөгаллимнәре катнашты.

Ульяновск өлкәсе Кулаткы районы муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Венера Деникаева, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының баш ахуны – төбәк Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин, Самара Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Иршат Сафин, Ульяновск өлкәсе Кулаткы районы имам-мөхтәсибе Рәхимҗан хәзрәт Фәйзуллин һ.б. эчтәлекле чыгыш ясады.

XV Кулаткы укуларында рухи тормыш темасы да читтә калмады. Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов “Рухи җәмгыятьтә диннең, милләтнең һәм дәүләтнең тоткан урыны” дигән тема белән доклад ясады. Әлеге укуларда милли үзенчәлекләребезне яктырткан чыгышлар да игътибардан читтә калмады. Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасы доценты Илһам Фәттахов “Татар мәхәлләсендә туган телебезнең әһәмияте” дигән темага нотык тотты.

Укулар барышында танылган мөнәҗәтче, нәшидләр авторы Ильяс Халиков тарафыннан башкарылган мөнәҗәтләр дә кунакларның күңеленә хуш килде. Укулар тәмамлангач, Мәүлид укылды.

Әлеге чараны оештыруда кулаткылылар Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тирән ихтирамын белдерде. Халкыбызның бай тарихы белән танышу, борынгы мирасыбызны өйрәнү максатыннан, Казан һәм Болгар шәһәрләренә мәктәп укытучылары, мәктәп балалары, мәчет әһелләре, сугыш һәм хезмәт ветераннарын экскурсиягә алып килү дә оештырылуы хакында әйттеләр.

Ульяновск өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр.

Әлеге чара академик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, “ГЭКСАР” оешмасы генераль директоры, Иске Кулаткы районы муниципаль берәмлеге башлыгы Эдуард хаҗи Ганиев иганәсендә унбишенче тапкыр узды.

Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе