
4 декабрьдә Буа мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе һәм райондагы мөслимәләр берлеге Аналар көне уңаеннан “Җәннәт аналар аяк астында” дигән түгәрәк өстәл оештырды. Чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөгаллимәләр, психологлар, дин әһелләре, әниләр һәм укучылар катнашты. Очрашуда әниләрнең җәмгыяттәге роле, ислам динендәге дәрәҗәсе, балалар тәрбияләүдә вазыйфалары дигән мөһим генә мәсьәләләр каралды. Чара Коръән укып, догалар кылып, бәйрәм табыны артында төгәлләнде.
Нәзарәт сайтыннан.