
2015 елның 23 декабрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Болгардагы “Ак мәчет” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм чарасы уздыра. Чарада Россиянең төрле төбәк мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашачак.
Болгарда өченче мәртәбә үткәрелүче Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмендә рәсми затларның һәм дин әһелләренең чыгыш ясаулары каралган. Коръән, “Мәүлидүн-нәби” касыйдәсен уку, Пәйгамбәребезне олылаган салаватлар әйтү көтелә.
2015 елның 12 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыләүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыләүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" дигәнне аңлата.
Мәгълүмат чараларын аккредитация узарга чакырабыз.
ТР МДН Матбугат хезмәте: info@dumrt.ru, 8 (843) 264-60-38