Болгар ислам академиясе, алдынгы фәнни һәм рухи үзәккә әйләнеп, традицион исламны ныгытуга зур өлеш кертергә тиеш - Татарстан Президенты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче сессиясе кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 21. Фото:http://president.tatarstan.ru

"Республикада милләтара һәм динара элемтәләрнең, этномәдәни үсешнең югары дәрәҗәдә булуы Татарстан халыкларының өченче съездында һәм Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съездында ачык чагылыш тапты. Хакимият органнарына Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп әлеге абруйлы форумнар тәкъдим иткән барлык чаралар комплексын җентекләп эшләү зарур. Алга таба да дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру программалары эчтәлеген һәм этник-конфессиональ өлкәдә мониторинглау эшләрен алып баруны камилләштерергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

...Республикабызның гына түгел, гомумән, бөтен Россиянең кадерле тарихи ядкәре – Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу, шулай ук Болгар ислам академиясе биналары комплексын төзү бөтен халык катнашкан уртак эш, җәмгыятьтәге татулык чагылыш тапкан гамәл булды.

Академия, һичшиксез, алдынгы фәнни һәм рухи үзәккә әйләнеп, традицион исламны ныгытуга зур өлеш кертергә тиеш.

Без киләчәктә дә традицион конфессияләрнең радикальлеккә һәм катгый кире кагуның теләсә-кайсы рәвешенә каршы көрәшүенә, җәмгыятебездә барган рухи-әхлакый үсештә үз рольләрен арттыруга юнәлтелгән тырышлыгына эзлекле төстә ярдәм күрсәтәчәкбез.

Төрле этник төркемнәр һәм диннәр вәкилләренең үзара файдалы багланышлары һәм хезмәттәшлеге, республикадагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, илебездән читтә яшәүче ватандашларга булышлык күрсәтү – барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мөһим бурычы диелә Юлламада. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе