Башкалабызда мөслимәләр ихтыяҗын канәгатьләндерүче шифаханә булдыру зарур - "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы

Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы, Казанда мөслимәләр өчен шифаханә булдыруда ярдәм күрсәтүне сорап, ТР Президенты Рәөстәм Миңнехановка үтенеч хаты юллады.

БӘЙЛЕ
2017 Окт 06. Фото:Инфо-Ислам

..."Башкалабызда мөселманнарның, бигрәк тә мөслимә туташ-ханымнарыбызның ихтыяҗларын канәгатьләндерүче мөселман шифаханәсе булдыру зарурлыгы бар.

Бу очракта Казаныбыз тагын бер юнәлештә алдынгылар рәтенә чыгу мөмкинлеге алачак. Чөнки дәвалау оешмасы заманча җиһазландырып, чит төбәкләрдә яшәүче кардәшләребезгә дә ярдәм итеп булыр иде.

Әлеге җитди эштә Сездән ярдәм көтеп калабыз", - диелә Татарстан хатын-кызларының "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина имзалаган хатта.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе