Балалар бакчалары өчен рухи-әхлакый тәрбия бирүче педагоглар махсус курсларда әзерләнәчәк

Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, педагоглар өчен махсус курслар җыелу турында хәбәр итә. Алар читтән торып оештырылачак.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 09. Фото:qmdi.org

Курсларга югары педагогик уку йортларын, мәдрәсәләрне тәмамлаучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре чакырыла. Программада – балалар психологиясе, мәктәпкәчә педагогика, риторика, медицина белемнәре нигезләре предметлары, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә авторлык методикалары.

Курслар 9 айга сузыла. “Психология” һәм “педагогика” предметлары Ислам дине кануннарын исәпкә алып, әзер методикаларны тормышта кулланып карап алып барылачак, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе